Балалар бакчасына “аерым шартларда” алмаячаклар

2013 елның 19 марты, сишәмбе
Баланы бакчага урнаштыру авырлыклары белән һәр яшь әти-әни таныш. Соңгы елларда тәрбия йортына урнаштыру системасын ачык итү, әти-әниләрне коррупциядән коткару максатын күздә тотып “Электрон балалар бакчасы” проекты эшли башлады. Әмма бу чара да балалар бакчаларына кабул итүне үтә күренмәле итмәде. “Аерым шартларда” урнашу очраклары бүген дә күпләп ачыклана.
Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы “Электрон балалар бакчасы” проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда хәбәр ителгәнчә, махсус мониторинг нәтиҗәсендә нәниләрне балалар бакчасына кабул итүдә законнан читкә китү очраклары ачыкланган.
Бүгенге көндә 7 муниципаль берәмлек – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Биектау, Яшел Үзән һәм Норлат районнарындагы тәрбия йортлыры эшчәнлеге тикшерелгән. Мониторинг материаллары тиешле чаралар күрү өчен Татарстан прокуратурасына юлланган.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, киләчәктә “электрон чират” системасы регламентын бозу очракларына юл куймас өчен республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә бер төркем чаралар күрелгән. Автоматлаштырылган мәгълүмати системага керүчеләрнең хокуклары билгеләнгән техник регламент эшләнгән. Шул рәвешле әлеге системада һәр кулланучының эшчәнлеген контрольдә тотып булачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, муниципаль мәгариф идарәсе органнарының эшчәнлеге һәр ай саен тикшереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International