Татарстанда "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” акциясе уза

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген бөтен ил буйлап "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" акциясе уза. 2020 елда Татарстан Республикасында аны уздыру өчен гомуми белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары белем бирү оешмалары базасында 500дән артык мәйданчык оештырылган.

Тест Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының "Зур тарих" проекты кысаларында үткәрелә. Акция мәйданчыкларының эше һәр төбәктәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып оештырыла. Шулай ук тестны онлайн режимда да узарга мөмкин.

Катнашучыларга  Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Биремнәр Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессор-педагогик составы тарафыннан әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International