Татарстанда 200дән артык авыл укучысы «Инженерлык республикасы» проектында катнаша. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте. «Хәзерге вакытта проектта республиканың биш районы катнаша. Киләчәктә проектны башка муниципалитетларда гамәлгә ашыру өчен онлайн-укытуны үстерү планлаштырыла», - дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.