Татарстанның 33 районында балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү 100 процентка җиткән

2020 елның 4 декабре, җомга

Татарстанның 33 районында барлык яшь категорияләрендә дә балалар балалар бакчаларында урыннар белән 100 процент тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министры ассызыклаганча, тулаем республика буенча балаларның 94%ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән. «Шул ук вакытта Татарстанның эре шәһәрләре, кайбер авыл районнары өчен өч яшькә кадәрге балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү проблемасы актуаль булып кала», - диде ул.

һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел "Демография" милли проекты буенча, шулай ук башка дәүләт программалары буенча 6 меңнән артык урынлык 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шул исәптән 3 меңнән артык урын 1,5-3 яшьлек балалар өчен булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International