Россия Мәгариф министрлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, партнёрлар ярдәмендә бөтенроссия чаралары уздыра. Аларның төп максаты - балаларны автомобиль юлларында һәм тротуарларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү. 4 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә Бөтенроссия интернет-олимпиадасы узачак, 7 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр - «Имин тәгәрмәч» хәрәкәте яшь инспекторлар отрядлары конкурсының финалы, 7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр - «Балаларга-куркынычсыз юл» бөтенроссия конкурсы узачак. Шулай ук 2 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр «Юлларда балаларның хәвефсез тотышын өйрәтү буенча иң яхшы педагог» конкурсы уза.