9 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә социаль медиалар белән эшләүгә багышланган «Медиаграмотность» дип аталган педагогик вебинары узачак. Ул 11 ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең мәгариф платформасында старт алган «Хәзерге укытучы өчен киләчәк күнекмәләре» педагогларның квалификациясен күтәрү программасы кысаларында узачак.
«Хәзерге заман укытучысы өчен киләчәк күнекмәләре» программасы педагогларның өстәмә компетенцияләрен: медиаграмоталылык, тәнкыйди фикерләү, мәдәниятара аралашу, когнитив йөкләнеш белән эшли белү осталыкларын формалаштыруга юнәлтелгән. Ул мәгариф, сәясәт, бизнес өлкәсендә әйдәп баручы вәкилләр катнашында вебинарлар сериясен үз эченә ала.