Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ) студентлары 4 нче Аспирантлар һәм студентлар йортында гөрләтеп Май чабу белән Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Анда төрле милләт яшьләре җыелган иде. Татар, рус, инглиз, француз, кытай, уйгыр телләрендә җырладылар, төрле халык биюләрен башкардылар. Бигрәк тә Төрекмәнстан, Таҗикстан яшьләре залдагыларны үзләренең моңы, биюләре белән әсир итте. Ә Нигериядән килгән Саймон Агбо Россия Федерациясе гимнын синтезаторда уйнап, үзе җырлап шаккатырды, Ангола егете рус телендә үзе язган шигырьне сөйләп, барыбызны да таң калдырды. Залда утыручы яшьләр үзләренең яшьтәшләре, курсташлары өчен дәррәү кул чабып, алар белән бергә биеп, җырлап, милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Әйтерсең лә, бөтен зал чыгыш ясады. Димәк, бу халыклар чын мәгънәсендә бер-берсе өчен куанып яши.
Халыклар дуслыгы клубы җитәкчесе, гуманитар фәннәр кафедрасы доценты Венера Мөшәрова әлеге бәйрәмнәрнең 24 нче тапкыр уздырылуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, студентлар үзләре үк мондый чараларда катнашырга ашкынып тора. “Башка елдан аермалы буларак, быел без ике бәй-рәмне берләштердек. Чөнки алар бер вакытка туры килде. Безнең университетыбызда һәм башка вузларда белем алучы төрле милләт вәкилләре бергәләшеп бәйрәм иттеләр, табын әзерләделәр. Коймак, пылау һәм башка ризыкларны үзләре пешерделәр. Халыклар дуслыгы клубы – шәһәрнең төрле милләт студентларын берләштерү үзәге ул. Алар анда үзләренең милли хисләрен ныгытып кына калмыйча, башка халыкларның да рухи байлыкларын күңелләренә сеңдерә”, – диде клуб җитәкчесе Венера Мирза кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International