Ватан геройлары көнендә Татарстан мәктәпләрендә батырлык дәресләре булачак

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә, Ватан геройлары көнендә, Татарстан мәктәпләрендә батырлык дәресләре булачак. 

Казанның 124нче рус-татар мәктәбе укучылар белән Россия Герое, «Татарстан Геройлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин очрашачак. Ул өлкән сыйныф укучылар һәм «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтендә катнашучылар өчен дәрес үткәрәчәк.

Чистайның 2нче лицеенда батырлык дәресе Россия Герое Алексей Кораблев катнашында узачак.

Ватан Геройлары көне Россиядә ел саен 9 декабрьдә үткәрелә. Парламентарийлар истәлекле дата турында закон проекты кабул иткән һәм Дәүләт Думасы гамәлгә куйган. Депутатлар инициативасын 2007 елда Федерация Советы хуплаган һәм Россия Президенты Владимир Путин раслаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International