Татарстан Бөтенроссия экологик диктантта җиңүчеләр саны буенча беренче урында

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

15-18 ноябрьдә Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде. Татарстанда 523 офлайн-мәйданчык эшләде, аларда мәктәп укучылары, студентлар һәм башка катнашучылар  экологик грамоталылык буенча тест үттеләр.

7 декабрьдә «Известия» ХМҮ матбугат конференциясендә Россиядә экологик диктант нәтиҗәләре игълан ителде: чарада илнең барлык субъектларыннан 2,8 млн. кеше катнашты, 3 600 офлайн-мәйданчык эше оештырылды. Татарстан Республикасын иң яхшы һәм иң актив төбәк дип таныдылар. Матбугат конференциясендә шулай ук Россиядә диктантта җиңүчеләр саны буенча (4 772 кеше) Татарстан беренче урында, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International