«Киләчәккә билет» проектының өченче циклына йомгак ясалды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылучы «Киләчәккә билет» проектының өченче циклына йомгак ясалды. Ярты ел эчендә платформада 1 миллионнан артык яңа кулланучы теркәлгән.

"Киләчәккә билет" - 6-11 сыйныф укучыларының башлангыч һөнәри ориентациясе проекты. Ул «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2020 елда проектта Россиянең 80 төбәге катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International