Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коронавирус инфекциясе шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге буенча санитар кагыйдәләрне 2021 ел ахырына кадәр озайтты. Тиешле карарны Роспотребнадзор башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова имзалады.
Аерым алганда, рәсми интернет-порталда бастырылган хокукый мәгълүмат документында, һаман да төрле сыйныф, төркем һәм отрядлар вәкилләре, шулай ук башка мәгариф оешмалары укучылары катнашында массакүләм чаралар тыю астында кала, дип билгеләп үтелә.
Гомуми белем бирү оешмаларының эшчәнлеге балаларның элемтәсен киметүне күздә тотып төзелгән расписание буенча эшләргә, һәр сыйныфның аерым бүлмәсе булырга тиеш.