7-13 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына әзерлек буенча онлайн режимда укыту-күнегүләр үткәрә. Тарих буенча укыту-тренировка җыеннарында республиканың 80 гомуми белем бирү оешмасы катнаша, ә җәмгыять белеме буенча - 55.
Дәресләрне Казан федераль һәм Мәскәү дәүләт университетларының профессорлар-укытучылар составы һәм аспирантлары, шулай ук Мәскәү шәһәре музейлары хезмәткәрләре үткәрә.