Татарстан ECCE 2020 Халыкара конференциясенең фокус-төбәге булачак

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Иртәгә, 10 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту» 10 нчы Халыкара конференциясе (ЕССЕ 2020 Онлайн) үз эшен башлап җибәрә. 2020 елда ECCE конференциясе беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Программада Швеция, Австралия, Бөекбритания, АКШ, Нидерланд, Норвегия спикерлары, Россия һәм БДБ илләреннән катнашучылар - барлыгы 20 000 кеше чыгыш ясаячак.

Фәнни һәм гамәли секцияләр, симпозиумнар, мастер-класслар кысаларында экспертлар балачак өлкәсендәге иң яңа тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашачак; балалар тәрбияләүдә һәм белем бирүдә өр-яңа педагогик алымнарны күрсәтәчәкләр, тәҗрибә белән уртаклашачаклар; мәгарифтә бүген пандемиягә бәйле рәвештә уза торган мәҗбүри трансформацияләр турында фикер алышачаклар.

ECCE 2020 конференциясенең фокус-төбәге - Татарстан Республикасы. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай һәм республиканың башка районнарында балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту өлкәсендәге уңышлар белән таныштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International