Ташкентта Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 

9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Аның тарихы ерак 18 нче гасырга ук барып тоташа. 1769 елда нәкъ менә шул көнне Екатерина Икенче яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Бу аның ил белән идарә итү эпохасының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе була. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Бу орденның дүрт дәрәҗәдәгесе була. Дүрт кеше орденның барлык дүрт дәрәҗәсе кавалеры булган. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. Президент Указы белән Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.

Әлеге дата хөрмәтенә 2020 елның 9 декабрендә Волгоград мемориаль комплексы территориясендә Россия Илчелеге һәм Үзбәкстанда Россотрудничество вәкиллеге тарафыннан истәлекле акция оештырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International