Мәгариф министрлыгы өстәмә бәяләү процедуралары кертмәячәк

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, укучылар һәм мәктәпләр өчен өстәмә бәяләү процедуралары кертелмәячәк. "Бездә мәктәп белеменең сыйфатын бәяләүнең бердәм системасы төзелгән, бездә булган инструментлар җитәрлек", - дип белдерде ул. Министр укучыларның белем дәрәҗәсе Бөтенроссия тикшерү эшләре барышында, ТДИда һәм БДИда анализлана, дип аныклады.

Ул искә төшергәнчә, Рособрнадзор мәктәп укучылары компетенцияләрен бәяләүнең тагын бер мөһим системасын эшләде - Белем бирү сыйфатын милли тикшеренү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International