Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Нурлатта китапханә системасының үткән елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең социаль өлкә, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзалары китапханә системасының үткән елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Уртак утырыш эшен район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова алып барды, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
- Мәгълүмати тирәлекнең тулы канлы субъекты булу өчен китапханәләр челтәре компьютер техникасын тормышка кертә һәм куллана, үзенең мәгълүматлар базасын булдыра һәм алып бара. Бүгенге көндә барлык китапханә филиаллары да компьютерлар һәм күчерү-күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Акрынлап Интернет челтәренә тоташтыру бара, - дип билгеләп үтте үз чыгышында “Җирлекара үзәк китапханә” МБУсы директоры Роза Липатова.
Ул шулай ук район китапханә системасының эшчәнлеге турында сөйләде, уңай яклар белән бергә проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрде. Алар нигездә хезмәткә түләү, ремонт үткәрүгә яки транспортның булмавына кагылышлы иде.
Нурлат муниципаль районы Советының социаль өлкә, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссиясе җитәкчесе Дамир Ишкинеев докладчыны тыңлап, районның китапханә хезмәткәрләренә четрекле һәм кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, утырышта кузгатылган кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмен тәкъдим итте. Эшлекле сөйләшүгә ноктаны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова ясады.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз