Эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Нурлат районы мәгариф учреждениеләрендә булды. Аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Рәис Сөләйманов озата йөрде.
Кунаклар Советлар Союзы Герое Михаил Сергеев исемендәге гимназиядә булдылар. Биредә 736 укучы белем ала, шуларның 456сы татар телен туган тел буларак өйрәнә.
Вице-спикер быел ачылган “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә дә булды.