Казан мәктәпләрендә туклану буенча ата-аналар контроле системасы булдырылачак

2020 елның 12 декабре, шимбә

Казанда ата-ана контроле системасы оештырыла, анда катнашучылар мәктәп ашханәләрендәге туклануны тикшерәчәк. Бу турыда Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Мин ата-аналар контроле оештырырга тәкъдим итәм. Без ата-аналар санын алдык, кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга бу мөһим эштә 11 елга бер тапкыр катнашырга туры килә», — диде Илсур Метшин.

Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризвановка директорлар корпусын һәм актив ата-аналарны өйрәтүче семинарга җыярга кушылды. Анда бурычлар һәм таләпләр куелачак, ә алар мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартлары булачак.

«Без ата-аналарны бу чарада катнашырга чакырдык. Һәр мәкттәптә җәмәгать контроле, ата-аналар белгән стандартлар булачак. Алар безгә кайнар ризык белән тәэмин итүне көйләргә һәм оештырырга ярдәм итәчәк», — диде Илсур Метшин.

Семинарда Казан мэры һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечләре катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International