Мәктәп укучыларының Инженерлык олимпиадасының сайлау этабы 2021 елның 20 гыйнварына кадәр озайтылды. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Ярыш 9-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Биремнәрне гамәли механика һәм машина төзелеше, техник термодинамика, электр техникасы, электроника, атом-төш технологияләре элементлары үз эченә ала. Олимпиада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадалары исемлегенә керә. Йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына кергәндә ташламалар алырга мөмкин.