Ютазы районында “Сәләтле балалар белән эшләүдә төрле форма һәм алымнар кулланып эш итү” темасына семинар узды

2013 елның 22 марты, җомга
Ютазы районының Урыссу өченче санлы мәктәп базасында “Сәләтле балалар белән эшләүдә төрле форма һәм алымнар кулланып эш итү” темасына семинар узды.
Семинарда район мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова катнашты. Алар укытучыларның игътибарын һәрдаим үзлегеңнән белем алуга, үзеңнең профессиональ дәрәҗәне күтәрү өстендә эшләргә кирәк икәнлегенә юнәлтте.
Агымдагы елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган елгы БДИ нәтиҗәләренә карый яхшырак булырга тиеш, дип ассызыклады Белалова. Информацион-методик үзәк методисты А. Мөхәммәтҗанова, сәләтле балалар белән эшләү олимпиада һәм милли мәктәпләрдә БДИ, ДИА нәтиҗәләренә һичшиксез турыдан-туры тәэсир итәргә тиеш, дип әйтте. Ул шулай ук өстәмә дәресләр уздыру, укучылар белән шәхси консультацияләр уздырырга кирәклеген дә искәртте.
Урыссу өченче санлы мәктәбенең математика укытучысы А. Гарифуллина коллегалары белән олимпиада мәсьәләләрен чишү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Урыссу мәктәбенең математика укытучысы З. Гыйззәтуллина тугызынчы сыйныф укучыларының бердәм йомгаклау аттестациясе вакытында чишеләсе мәсьәләләрне эшләп күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International