Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
БДИга соңгы елда гына әзерләнеп булмый
2013 елның 22 марты, җомга
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елгы белем нәтиҗәләре буенча үткәргән рейтингта Бөгелмә районы мәктәпләре беренче урында тора. Без, әлеге исемлектә лидер булган Бөгелмә районына барып, аларның уңышка ирешү серләре белән кызыксындык.
Билгеле булганча, рейтинг нигездә БДИ, олимпиада күрсәткечләрен үз эченә алган иде. Бөгелмәлеләрнең рус теле буенча имтихан күрсәткечләре – 1 нче, ә математикадан 5 нче урынга лаек дип табылган. Былтыр чыгарылыш укучыларының саны 517 булган. Узган ел анда мәктәпне тәмамлаган бер генә укучы да аттестатсыз калмады.
Республика буенча 2012 елда мәктәптән белешмә белән чыгучылар 1,4 процентны тәшкил итте. 100 баллны исә 19 укучы (рус теленнән – 16, информатикадан – 3) туплаган. Шунысын әйтергә кирәк: 2 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Ягъфәрованың 7 укучысы шуның кадәр балл җыйды! 283 кеше сынауны 80 һәм аннан югары баллга биргән. Монда бигрәк тә рус теле укытучылары Нурия Яъфәрова, Резида Сәгыйрова, информатикадан Ирина Мортазина, инглиз теленнән Галина Богданович, химиядән Татьяна Колесникова, физикадан Рөстәм Шәйхаттаров, Вячеслав Парфеновның тырышлыгы зур. Шәһәрдәге 2 нче лицей укучысы Виталий Корнеев информатика һәм рус теле буенча 100 балл туплап шаккатырган.
2 нче лицей рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыкты. Рус теленнән имтиханны ничек тапшыруларына караганда, икенче ел инде Бөгелмәнең 3 нче һәм 6 нчы мәктәпләре, ә математикадан 2 нче һәм 6 нчы мәктәпләре Татарстанның иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә кертелгән.
– Әгәр укытучының, чыннан да, исеме зур хәрефләр белән язарлык икән, укучылары аңа авырлык китермәскә, өметләрен акларга тырышачак. Белемнең нигезе беренче сыйныфтан ук салына. Шуңа күрә укытучылар башлангычтан ук ныклы гыйлем бирергә омтыла. Ә инде урта мәктәпләрдә укучыларны төр¬кемнәргә бүлеп эшләү мөһим. Шулай ук ата-аналардан да күп нәрсә тора. Әгәр ата-ана баласының өй эшен тикшерми икән, әлбәттә, ул дәрестә нәрсә әйтергә белмичә куркып утырачак. Бу очракта имтихан нәтиҗәләре дә башка булачак. Монда укучы, мәктәп, әти-әниләр бердәм булырга тиеш, – ди Бөгелмә шәһәре мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Татьяна Руденко. Аның фикеренчә, мондый рейтинглар булдыру кирәк, алар белем сыйфатын яхшырту өчен этәргеч булып тора. Мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова да, иң элек укучы укытучыны яратырга тиеш, дигән фикердә. Әгәр ярату бар икән, ул сынауны яхшы билгеләргә тапшырачак.
Газетабызның алдагы саннарында рейтингка карата район мәгариф бүлекләре белгечләренең фикере исәпкә алынган язма басылгач, бөгелмәләрнең кәефе кырылган икән. Анда башкалардан калышып барган районнардагы белгечләр: “Без гадел бирәбез, күчермибез”, – дигәннәр иде. Беренче урында булган Бөгелмә мәктәпләре моны үзләренә кабул иткән. Янәсе, аларда имтихан гадел үтми.
– Безнең сынауларда күчереп булмый. Әйдәгез, без сезне быел имтиханга чакырабыз, аның ничек оештырылуын үз күзләрегез белән күрерсез. Балалар БДИга паспорт, ручка кебек кирәкле әйберләрне генә алып керә. Телефон алып керергә ярамый. Безнең тарафка бер тапкыр да кисәтүләр ясалганы юк. Сынауларга департамент, министрлык, институттан вәкилләр килә. Әзерлек тестлары уздырып, укучыларны БДИ бирү кагыйдәләре, бланк тутыру тәртипләре белән таныштырабыз. Бу баланы психологик яктан әзерләргә ярдәм итә, – ди Татьяна Алексеевна.
Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе директоры Вячеслав Парфенов фикеренчә, нәтиҗәләр яхшы булсын өчен, бу сынауга кечкенә сыйныфлардан ук әзерләнергә кирәк. “БДИ әле эксперимент формасында уздырылган вакытта ук шәһәр бу мәсьәләгә бик җитди карады. Имтиханнар гадел, бернинди ярдәм итүләрсез узды. Балалар алдашырга, хәйләкәр булырга ярамаганлыгын белеп тора. Алар сынауларга ныклап әзерләнә. Мин 100 балл туплаган укучыдан моның серен сорадым. Ул моңа беренче сыйныфтан ук әзерләнүен әйтте. БДИга соңгы елда гына әзерләнеп булмый. Аны яхшы бирү өчен 1 нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр яхшы итеп укырга кирәк. Бу – системалы эш нәтиҗәсе. Мин үзем физикадан укытам. Алар¬ны сынауга 7 нче сыйныфтан ук әзерли башлыйм”, – ди Вячеслав Викторович. Шулай ук укучыларның олимпиадаларда, укытучыларның төрле бәйгеләрдә катнашуын билгеләп үтте. “БДИ укытучының иҗади осталыгын күрсәтә. Ул – педагогларның хезмәтенә бәйсез бәя булып тора”, – ди директор.
Югары уку йортларына кер¬гәннән соң Бөгелмә студентларының белемнәре аклана икән. Беренче курслар өчен уздырылган тестларны алар уңышлы тапшыра, ягъни аларның сыйфатлы белем алганлыклары тагын бер кат раслана.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз