“IТ-чемпион” республика бәйгесендә 8,5 мең укучы катнаша

2013 елның 22 марты, җомга
Татарстанда 1 мартта старт алган “IТ-чемпион” республика бәйгесенә инде 8,5 мең укучы кушылган. Мәгълүм булганча, конкурс баллар системасына нигезләнгән “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” иҗади номинацияләрендә уздырыла. Соңгысы 1 майда башланып китәчәк.
Шушы вакыт эчендә укучылар бәйгегә олырак яшьтәге 11 меңнән артык гражданны җәлеп иткән. Өлкәннәр үзләренең Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетларында балаларның “ТР да Электрон мәгариф” мәгълүмат системасындагы логинын саклап, аларга баллар китергән.6 меңнән артык яңа шәхси кабинет теркәлгән.
Конкурста Актаныш, Чүпрәле, Теләче, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Ютазы районнары укучылары аеруча актив катнаша. Бүгенге көндә иң күп балл җыйган укучы шулай да Мөслим районында (312 балл). Саба, Актаныш, һәм Ютазы районнары вәкилләре дә лидерлар арасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International