Россия Мәгариф министрлыгының “Вестник образования” электрон журналының яңа саны ел нәтиҗәләренә һәм “Яңа белем бирү мохите” проектына багышланган

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Проектның максаты – һәр баланың кайда гына яшәвенә карамастан, сыйфатлы белем алу хокукына ия булуына, үз талантларын үстерүгә  ярдәм итү. Проект педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга мәгариф үсешенә йогынты ясый торган карарлар кабул итүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.

"Балалар белемнәргә генә түгел, ә осталыкка да ия булырга тиеш. Баланы белемнәрен кулланырга өйрәтү, аңа ни өчен формулалар, законнар өйрәнү, әдәби әсәрләрне ни өчен укырга кирәген күрсәтеп бирү – менә нәрсә иң кыйммәте. Бала тормышны өйрәнүен – моның кызыклы эш белән шөгыльләнү, кешеләр белән аралашу, гаилә кору өчен кирәклеген аңларга тиеш. Баланың нинди куркынычлар янавы турында белүе һәм аларга каршы тора белүе мөһим. Аның командада нәрсә дә булса эшли алуы мөһим. Шунысы мөһим: ул дөньга карашын киңәйтергә омтылсын һәм башка кешеләр белән хезмәттәшлек итә белсен. Бу эштә аңа ярдәмчеләр булу – безнең төп бурычыбыз. Моны ничек эшләргә кирәген без «Яңа белем бирү мохите» проекты өстендә эшләгән вакытта барысын да бергәләп тикшерәчәкбез", – дип сөйләде министр.

Сергей Кравцов сүзләренә караганда, цифрлы белем бирү мохитен (ЦОС) гамәлгә кертү яңа белем бирү мохитен үстерүнең төп элементларыннан берсе булачак. Дистанцион укыту традицияне беркайчан да алыштыра алмавын ассызыклап, ул ЦОС укытучыларны кәгазь хисаплардан, бер типтагы өйгә биремнәр тикшерүдән арындырачак, һәм аларга балалар белән аралашуга һәм проект эшенә күбрәк вакыт һәм көч бирәчәк, дип ассызыклады.

"Заманча методлар мәктәп укучыларының белем белән кызыксынуларын һәм белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк. Сыйныфларны  җиһазландыру өчен без әкренләп мәктәпләрне компьютерлар, проекторлар, камералар, электрон такталар белән тәэмин итәчәкбез. Без «Минем мәктәп» платформасында балаларны укыту һәм үстерү өчен оптималь уку материалларын җыярга планлаштырабыз. Цифрлы белем бирү мохитендәге бөтен контент федераль белем бирү стандартына туры киләчәк", – диде Сергей Кравцов.

Елга йомгак ясап, министр хәзерге вакытта мәктәпнең генә түгел, гомумән мәгариф системасының да функцияләре үзгәрүен билгеләп үтте.

«Бу ел эчендә без Россия мәгариф системасының зур потенциалын күрдек, һәм мин ышанам ки, киләчәктә дә без иң амбицияле бурычларны бергә башкарып чыгачакбыз», – дип йомгаклады ул.

Номерның төп темасы – «Яңа белем бирү мохите» форумының төп панель дискуссияләренә күзәтүләр булды, алар барышында, аерым алганда, укучыларны тәрбияләү программасына яңа таләпләр, мәгарифтә һөнәри берләшмәләрнең роле, урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр, шулай ук педагогик белем бирүне үстерү тенденцияләре турында фикер алышынды.

Моннан тыш, рубрикада Свердловск өлкәсендә педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификацияләрен бәйсез бәяләү механизмнарын кертү тәҗрибәсе һәм Екатеринбургтан «Корифей» гимназиясе коллективының дистанцион укыту шартларында мәктәп бәйрәмнәрен оештыруга уникаль якын килүе тәкъдим ителде.

Яңа санны укучылар шулай ук мәгариф өлкәсендә 2020 елның төп нәтиҗәләрен чагылдыручы инфографика белән таныша алалар.

«Караш ноктасы» рубрикасында закон чыгару хакимияте һәм милли педагоглар берлеге вәкилләренең комментарийлары чыкты. Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Россия мәгариф министрлыгы белән берлектә стимуллаштыручы һәм компенсация түләүләренә база ставкаларын билгеләү буенча бердәм алымнарны эшләү турында сөйләде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Дәмдинов билгеләп үткәнчә, узып баручы елның иң мөһим мәсьәләләреннән берсе – кайнар туклану мәсьәләләре буенча «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында» законга, тәрбия мәсьәләләре буенча «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Законга төзәтмәләр кертү, шулай ук дистанцион белем бирүгә кагылышлы закон проекты турында сөйләде.

Милли педагоглар берлеге эксперты Наталья Шадрина 2021 елда оешманың эше иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, укытучылар һәм укучылар бергәләшеп яңа эчтәлек тудыручак мәгариф мохите булдыруга юнәлтеләчәк, дип сөйләде.

«Методик тәҗрибә» рубрикасында сыйныф җитәкчеләре арасында Россия мәгариф министрлыгы Академиясе оештырган тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләренә Бөтенроссия дистанцион конкурсы җиңүчеләре, призерлары һәм лауреатлары эшләре басылды.

«Документлар» һәм «Вакыйгалар календаре» бүлекләре яңа материаллар белән тулыландырылды. «Яңалыклар» рубрикасы Россия мәгариф  министрлыгының «Вестник образования» электрон журналы сайтында көн саен яңартылып тора һәм ил төбәкләрендә мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларга күзәтүләрне үз эченә ала.

Россия мәгариф министрлыгының «Вестник образования» электрон журналыннан һәркем аңа язылмыйча да ирекле файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International