БДИ-2025 тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамланырга санаулы көннәр калды

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. 1 февраль - документларны тапшырырга мөмкин булган соңгы көн.

Быелгы чыгарылыш укучылары гаризаны үз мәктәпләренә бирәләр, ә экстерналар гаризаны урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт аккредитациясе булган мәктәпкә бирәләр. Узган елларны тәмамлаучылар гариза биргәндә белем турындагы документларның төп нөсхәләрен яисә аларның күчермәләрен күрсәтергә тиеш.

2025 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (21 марттан 21 апрельгә кадәр), төп (23 майдан 23 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр). ГИА катнашучылары өчен өстәмә көннәрдә (3 һәм 4 июльдә) бер уку предметын сайлап алу мөмкинлеге каралган. Имтиханнар расписаниесе белән Рособрнадзорның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International