Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы- 2025» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы Азнакай шәһәрендә башланып китте. Бүген Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарыннан килгән татар теле укытучылары көч сынашты.
27 гыйнвардан 17 февральгә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы уза, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр – Татарстан Республикасының 52 муниципаль һәм шәһәр эчендәге районнарыннан 53 педагог катнаша.
Конкурс 8 зонада уза: Азнакай, Нурлат, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Балык Бистәсе, Тәтеш, Яшел Үзән, анда укытучылар дәрес һәм мастер-класс бәйгеләрендә көч сынаша.
Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган катнашучылар йомгаклау этабында көч сынашачак, ул 2025 елның 17-22 мартында узачак.
Әлеге бәйге укытучыларның югары статусын һәм аларның хезмәтенең зур иҗтимагый әһәмиятен тануга юнәлтелгән булуы белән дә бик мөһим.
Барлык конкурсантларга уңышлар телибез.