ТР Финанс министрлыгы 2025 елда педагогларга түләүгә юнәлдереләчәк сумманы атады

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы финанс министрлыгы сыйныф җитәкчесе булган өчен айлык акчалата түләүгә 3,3 млрд сум акча тотарга планлаштыра. Акча федераль бюджеттан "Педагоглар һәм остазлар" федераль проекты кысаларында киләчәк.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә әлеге максатларга федераль бюджет хисабына 3 341,5 млн сум акча җибәрү планлаштырыла, шул исәптән гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә - 3 055,7 млн сум, һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә - 285,8 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International