Балаларны беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр буенча булачак

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елда балаларны беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, "Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында" мәгариф министрлыгының 458 нче боерыгы нигезендә узачак.

Документта нинди яңалыклар бар соң?

Әгәр дә элек, күп еллар рәттән, беренче сыйныфка киләчәк укучыларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итү 1 февральдән дә соңга калмыйча башланган булса (ә кайбер төбәкләрдә алданрак та башлана алган), хәзер гаризаларны кабул итү 1 апрельдә генә башланачак. Өстәвенә, мәктәп өчен беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләр өчен дә, балалары беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләр өчен дә билгеле бер вакытта - 1 апрельдә булачак. Бу категорияләргә кергән ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамланачак.

Тагын нәрсәләр кызык? Әгәр элегрәк мәктәп баланы документлар кергәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер, яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмә актын шушы барлык гаризаларны кабул ителеп беткәннән, ягъни 30 июньнән соң,  3 эш көне эчендә бастырып чыгара. Бу мәктәп беркетелгән участокларда яшәүчеләргә, балалары кабул итү вакытында өстенлекләргә ия булган ата-аналарга  кагыла. Мисал өчен, боерыкта билгеләп үтелгәнчә, балаларның абый-апалары шул мәктәптә укучылар булса, алар өстенлекләргә ия булалар. Кыскасы, принцип шуннан гыйбарәт, иң элек 30 июньгә кадәр барлык гаризалар бергә туплана, ә аннары боерык игълан ителә.

Ә менә бала мәктәпкә беркетелгән "участокта" яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә 6 июльдән гариза бирергә кирәк. Урыннары калса - баланы мәктәпкә кабул итәчәкләр. Кабул итү буш урыннарны тутырганчы барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылачак. Дәүләт мәктәбе  буш урыннар тәмамланган очракта гына кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Бу очракта мәгариф белән идарә итүнең җирле органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш.

 Төрле төбәкләрдә әти-әниләр документларны ничек тапшырачак? Мәгариф министрлыгы боерыгындада мондый вариантлар каралган:

– шәхсән мәктәпкә

– почта аша, тапшыру турында хәбәрнамә белән

– электрон формада мәктәпнең электрон почтасы яисә аның сайты аша

– дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары функционалыннан файдаланып.

Күпчелек төбәкләрдә һәм зур шәһәрләрдә җирле хакимият беренче сыйныфка кабул итүне нәкъ менә төбәк дәүләт хезмәтләре порталы аша җайга салган инде. Узган елларда аларга йөкләнеш 1 февральгә каршы төндә шундый югары булды ки, кайбер электрон системалар һәм порталлар ата-аналарның ташкынына чыдамады - тоткарлыклар барлыкка килде. Быел ниндиерәк хәл күзәтелер? Бу хакта без 1 апрельдә белербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International