Татарстан укучыларын “Медицинаның киләчәге” олимпиадасында катнашырга чакыралар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Мәктәп укучыларының «Медицинаның киләчәге» Идел буе ачык олимпиадасы башланды. Олимпиада «биология» гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә. Катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары чакырыла.

20 гыйнварда беренче (читтән торып) этап башлана. Укучыларга 8 иҗади бирем чишәргә тәкъдим ителә. Җаваплар 2021 елның 19 февраленә кадәр кабул ителә.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 21 мартта узачак. Үткәрү форматы соңрак игълан ителәчәк. Икенче этап биремнәре иҗади характердагы биремнәрне, шулай ук тест биремнәрен дә үз эченә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

Теркәлү һәм сыйныфлар буенча олимпиада биремнәре олимпиада порталында: http://будущеемедицины.рф/

Олимпиаданы оештыручылар – Идел буеның Казан,  Самара, Уфа, Түбән Новгород, Киров һәм башка шәһәрләренең әйдәп баручы медицина университетлары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International