Ютазыда эш стажлары 20 елдан артык булган укытучылар күп

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Ютазы муниципаль районында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Бүген район учреждениеләрендә 312 педагог эшли, шуларның 277е - укытучы, аларның 77 проценты – югары (Татарстанда 86,04 процент), 23 проценты (Татарстанда 13,96 процент) урта һөнәри белемгә ия.
Категорияләргә килгәндә, югары квалификацияле укытучылар – 8,1 (Татарстанда 11,6 процент), I категорияле – 41,9 (42,7), II категорияле педагоглар 26 (21,4) процентны тәшкил итә, укытучыларның 24 процентының (22,6) бернинди дә категориясе юк. Эш стажларына килгәндә, укытучыларның 48 проценты егерме һәм аннан да күбрәк ел эшли.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Подвалов сүзләреннән аңлашылганча, эш стажлары 20 елдан артык булган укытучылар күп, югары һәм I категорияле укытучылар да шактый. Шулай булгач, район мәктәпләрендә укыту сыйфаты да яхшы булырга тиеш. Ә районда ул - киресенчә. Алга таба укытучылар тапшырган БДИ нәтиҗәләрен анализлап, 70тән дә азрак балл җыйган педагоглар мәктәптә эшләргә тиеш түгел, дип сүзен йомгаклады җитәкче.
Мәгариф бүлеге белгече Наталья Анисимова 11 сыйныфлар өчен март башында узган БДИ нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләре буенча, рус теле фәненнән, математикага караганда, билгеләр яхшырак.
А. Подовалов анализ ясап, калган ике ай - укучылар һәм укытучылар өчен дә математика һәм рус теле буенча җиң сызганып эшләү вакыты, шимбә көнне дүрт сәгать өстәмә әзерләнү дә шундый максаттан чыгып куелды, дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International