Татарстан Дәүләт Советы депутаты мәктәп ашларының сыйфатын бәяләде

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Апас мәктәбендә балаларны тукландыруның сыйфаты белән кызыксынды. Ул ата-аналар комитеты белән кухняда булды һәм мәктәп менюсындагы төшке аштан авыз итте.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча, хәзер "бердәмроссиялеләр" бөтен республика буенча шундый депутат рейдлары үткәрә.

Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова сүзләренә караганда, бүген мәктәптә 699 бала укый. Аларның һәркайсы көнгә ике тапкыр аш белән тәэмин ителә. Башлангыч сыйныфларның 300дән артык укучысы бердәм меню нигезендә түләүсез туклану ала.

«Башкарма комитет карары нигезендә мәктәптә махсус комиссия эшләде. Нәтиҗәдә, 88 баланы, ә ташламалы 112 баланы бушлай туклану белән тәэмин итәргә булдык. Башлангыч сыйныфларда ата-аналар соравы буенча өстәмә туклану оештырылган. Озынайтылган көн төркемнәренә йөрүче балалар түләүле шартларда өстәмә туклану алалар",  – дип аңлатты Гүзәлия Зыятдинова.

Апаста 5-11 сыйныф укучыларына ике тапкыр кайнар ризыктан тыш, мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә салатлары һәм җиләк-җимеш бирәләр. Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов мондый карарны уңай бәяләде.

"Яшелчә һәм җиләк-җимеш – балалар өчен өстәмә витаминнар чыганагы. Мәктәп ашханәсе эшен уңай бәялим – барысы да яхшы дәрәҗәдә. Менюга табигый продуктлар кертелгән, ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш буенча туклану нормалары үтәлгән. Без Апас мәктәбе эшеннән, аның шартларыннан канәгать калдык",  – дип хәбәр итте депутат.

Февраль аенда ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында мәктәп ашханәләренә күзәтү үткәрүгә йомгак ясалачак. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International