Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән онлайн-ял

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бу якшәмбедә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, яшьләрне ял көненең яңа кызыклы форматына җәлеп итү максатыннан, Россия укучылары өчен мавыктыргыч онлайн-активлык уздыра. Узган шимбәдә мондый чараларда 10 000 тирәсе кеше катнашты, ә РМУХ активлыкларын карау саны 5 миллионнан артып китте. Бу якшәмбе көнне укучылар  яңа тәэсирләр порциясен алачак.

10: 00дә Вконтакте  (https://vk.com/skm_rus) социаль челтәрендәге РМУХ төп төркемендә #ДомашкаРДШ  онлайн-квесты башлана. Һәр сәгать саен балалар креатив бирем алачак һәм тег белән үтәлешне куячак. Узган шимбәдә, мәсәлән, балалар үз хыялларын ясадылар, гаилә өчен төшке аш әзерләделәр, бүлмәләрдә тәртип урнаштырдылар, музыкаль плейлистлар төзеделәр һәм лайфхаклар белән видео яздылар. Төп приз — Вконтакте музыкасына 10 еллык язылу.

1100дән 13:00гә кадәр шунда ук «РДШның шәп радиосы” студиясеннән турыдан-туры эфир булачак. Эфирның темасы — «Гражданин академиясе» проектын эшләтеп җибәрү.

Моннан тыш, «Игелек каникулларга китми» Бөтенроссия конкурсы төркемендә 8-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр арасында ирекле активлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Хәерле ял көне" Бөтенроссия акциясе дә узачак. Акциянең иң актив катнашучылары «Игелек каникулларга китми» Бөтенроссия конкурсы атрибутикасын алачак: бомберлар, футболкалар, йомшак уенчыклар, флеш-беләзекләр, значоклар, попсокетлар һәм термокружкалар.

«Узган шимбәдә РМУХ балаларның ял көнен безнең белән бергә кызыклы һәм нәтиҗәле үткәрү мөмкинлеге булсын өчен берничә онлайн активлыкны эшләтеп җибәрде . Карау һәм катнашу саннары моны үзе дәлилли – укучыларга безнең идея бик ошады. Шуңа күрә без бу якшәмбе көнне дә аларның игътибарын безнең онлайн вакыйгаларга җәлеп итү турында карар кабул иттек: мөһим нәрсәләр турында сөйләшергә, Киберспорт лигасының мавыктыргыч ярышын карарга, яңа  биремнәр тәкъдим итәргә һәм, әлбәттә, шәп призлары уйнатырга», – дип хәбәр итте Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма директоры Ирина Плещева.

Мәгълүмати белешмә:

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы 29 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә  2015 елның 20 мартында булдырылды. Оешманың максаты — үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү
 һәм Россия җәмгыятенә хас булган кыйммәтләр системасына нигезләнеп шәхес формалаштыруга ярдәм итү. Хәзерге вакытта Россия мәктәп укучылары хәрәкәте Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 500 меңнән артык баланы һәм 19 000 мәгариф учреждениесен берләштерә, 4 юнәлеш һәм 9  асюнәлеш эшчәнлеген  һәм 40тан күбрәк федераль проектны һәм төрле юнәлештәге конкурсларны  гамәлгә ашыра. Болар: экология, үзиреклелеләр, медиа, спорт, музей эше, фән, дизайн, җирле үзидарә, туган якны өйрәнү кебек 40 федераль проект һәм конкурслар. Шуларның өчесе  «Мәгариф» илкүләм проектына керә. РМУХның яңа проектлары арасында киберспорт буенча РМУХ Кубогы, «Мәктәптә шеф», «Ил буенча эко-дежур». РМУХ үзизоляция чорында 19 онлайн проект булдырган, алар 453 000 кешене үзенә җәлеп иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International