Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Күптеллелек шартларында тел компетентлылыгының актуаль мәсьәләләре” темасына укучыларның төбәкара фәнни- гамәли конференциясе
2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә 2013 нче елның 29 нчы мартында Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясендә “Күптеллелек шартларында тел компетентлылыгының актуаль мәсьәләләре” темасына укучыларның төбәкара фәнни- гамәли конференциясе үтте. Конференция укучылырның иҗадилыгын үстерүгә, талантлы, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны тел белеме өлкәсендә фәнни- тикшеренү эшчәнлегенә тартуга юнәлдерелгән иде. Чараның төп максаты булып укучылар арасында мөстәкыйль интеллектуаль- иҗади эшчәнлекне популярлаштыру, күптеллелек шартларында телләрне үстерү һәм саклау проблемаларына киң җәмьгатьчелекнең игътибарын арттыру торды.
Конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы , Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, Казан Идел буе федераль университететының Яр Чаллы филиалы, Яр Чаллы социаль- педагогик ресурслар институты галимнәре,шәһәрнең милли мәгариф эшләре өчен җаваплы мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылыры, 9-11 нче сыйныф укучылары-барлыгы 135 кеше катнашты.
Конференция пленар утырыш эшчәнлеге белән ачылды. Үз чыгышларында Мәгариф һәм фән министрлыгы , Мәгарифне үстерү институты вәкилләре заман мәктәбенең югары әхлаклы,рухи яктан бай шәхес тәрбияләүгә, фәнни эшчәнлекне үстерүгә,милли мәдәниятләрне өйрәнү һәм ныгытуга, күптеллелек шартларында туган һәм чит телләрне бер дәрәҗәдә өйрәнүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып барырга тиешлелеген ассызыкладылар. Гимназия директоры М. Р. Сабирова укучыларда тәрбиялелек һәм әхлакый сыйфатлар формалаштыруда нәкъ тел белеме фәннәрен укыту сыйфатының роле зур булуга басым ясады. Бу фикерләр чыгыш ясаучы эксперт комиссиясе әгъзалары, шагыйрь, “Көмеш кыңгырау” балалар гәҗите баш мөхәррире,филология фәннәре кандидаты Факил Сафин, шәһәр Мәгариф идарәсе вәкилләре чыгышларында да дәвам иттерелде.
Читтән торып катнашу турына Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 130 эш җибәрелгән иде.Эксперт комиссиясе фәнни эш таләпләренә җавап бирүче 57 хезмәтне сайлап алды. Алар фәнни- тикшеренүне телдән яклау өчен II турга чакырылдылар.Бу этапта бәя бирүнең төп критерийлары булып идеянең яңалыгы һәм актуальлеге, проектның гамәли әһәмияте,теманың тирәнтен ачылуы, материалны бирү формасы һәм аны белү дәрәҗәсе торды.
Конференция эшчәнлеге дүрт секциядә алып барылды:
- Татар филологиясе.(Җитәкче- Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы, педагогия фәннәре кандидаты, Мәгарифне үстерү институтының белем бирүдә менеджмент кафедрасы доценты);
- Рус филологиясе.( Җитәкче- Федотова Наталья Фәһим кызы,филология фәннәре кандидаты,Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы “Журналистика һәм филология”кафедрасы деканы);
- Инглиз филологиясе. ( Җитәкче-Газизова Әлфия Илдус кызы,педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы чит телләр кафедрасы җитәкчесе);
- Чагыштырма грамматика. ( Җитәкче-Билялова Альбина Әнвәр кызы, филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы чит телләр кафедрасы профессоры);
Фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр булып Яр Чаллы шәһәре, Мөслим ,Кукмара ,Балтач, Лениногорск,Чистай,Әгерҗе муниципаль районнарыннан килгән укучылар танылды.
Конференция эшчәнлеге карар кабул итү белән тәмамланды. Конференцияне киләсе уку елында да оештырырга тәкъдим ителде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз