“УМНИК” – Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган конкурс. Программаның максаты – инновацион эшчәнлек аша үз-үзләрен танытырга омтылучы яшь галимнәргә ярдәм итү һәм яшьләрнең фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә массакүләм катнашуын стимуллаштыру, шулай ук яшь галимнәрне һәм белгечләрне фәнни эшләнмәләр нәтиҗәләрен коммерцияләштерү өчен кирәкле кече инновацион предприятиеләр булдыруга кызыксындыру.
«Цифрлы технологияләр» конкурсы юнәлеше буенча грантны Казан федераль университетының Алабуга институты математика һәм табигый фәннәр бүлеге магистранты Анастасия Бочкарева отты.
«Минем «Булачак укытучының цифрлы компетенцияләрен бәяләү өчен web-ресурс эшләү» проекты идеясе – цифрлы компетенцияләрне бәяләү матрицасы нигезендә белем педагогик юнәлеш буенча белем алучы студентларның санлы компетенцияләре үсеше динамикасын бәяли торган ресурс булдыру. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең институтның математика һәм гамәли информатика кафедрасы укытучылары бу тема өстендә инде күптән эшлиләр. Тема киңколачлы һәм инновацияле, шуңа күрә анда минем өчен дә билгеле бер роль бирелде, чөнки магистрлык эшенең темасы укытучыларны цифрлы әзерләү белән тыгыз бәйләнгән», – дип сөйләде җиңүче.
Магистрант сүзләренчә, конкурсның беренче турында үз идеяңне тәкъдим итәргә кирәк иде. Биредә экспертлар проектның актуальлеген һәм инновацияле булуын бәяләделәр.
Конкурс финалында катнашучылар сәнәгать, медицина, нефть-газ эше, биология өлкәләрендәге проектлары белән чыгыш ясадылар. Бу этапта экспертлар проектны коммерцияле тормышка ашыру планын һәм аның озак вакытка исәпләнгән булуын, шулай ук патентны теркәү мөмкинлеген, календарь планын, конкурсантның проектны тормышка ашыруда кызыксынуын бәяләделәр.
«Иң авыры – мәгариф өлкәсендәге проектны эшләүнең катлаулы процессын жюрига җиткерү, аңа аңлатып бирә белү. Экспертлар – техник өлкәдә үз эшләренең профессионаллары. Шуңа да карамастан, мин үз идеям белән аларны кызыксындыра алдым һәм проектны лаеклы якладым. Һәм менә нәтиҗәсе – мин лидерлар арасында. Проектны тормышка ашыру өчен 2 елга якын вакыт бирелә», – дип уртаклашты магистрант.
Алабуга институтының математика һәм табигый фәннәр бүлегенең әлеге фәнни эшкә җитәкчелек иткән өлкән укытучысы Эльвира Галимуллина бу хакта болай дип хәбәр итте:
«Конкурс гадәти эшләдән аерылып тора, чөнки биредә бизнес-проект тәкъдим итәргә кирәк иде, әмма без куелган бурычны уңышлы үтәдек. Анастасия Бочкареваның шәхси сыйфатлары хәлиткеч роль уйнавын да билгеләп үтәргә кирәк. Настя максатчан һәм җаваплы, аның IT-өлкәдә көчле фәнни-методик базасы бар».
Эльвира Зөфәр кызы сүзләренә караганда, мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен, беренче курстан университетның инновацион проектларында катнашырга, нинди дә булса фәнни идея белән янып, укытучы җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эшенә чумарга кирәк. Шулай ук үзбелемгә омтылырга, портфолио формалаштырырга, җәмәгать тормышында катнашырга һәм һәр яңалыкка ачык булырга кирәк.