Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен ремонтлауга быел 28 миллион сум акча каралган

2013 елның 5 апреле, җомга
Зәй муниципаль районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен ремонтлауга быел 28 миллион 220 мең сум акча каралган (шуның 14 миллион 980 мең сумы – республика бюджетыннан).
Шәһәрдә “Урман әкияте”, “Күкчәчәк”, “Кыңгырау чәчәк”, “Якты коңгыз” бакчалары, авыл җирлекләрендә Поручик, Аксар, Кадер, Югары Шепкә балалар бакчалары ремонтланачак. “Бөртеккәй” бакчасы элекке 8нче мәктәпкә күчәчәк, Сарсаз-Баграж һәм Бура-Киртә мәктәпләрендә бакча ачу буенча үзгәртеп кору эшләре планлаштырыла.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 47 миллион 278 сам средстволар карала. Ремонт эшләре Урсай, Ал. Бистәсе, Сармашбаш, Югары Лоҗы, Аксар, Бохарай, Якты Күл, Сәвәләй, Югары Мәлем, Кадер, Югары Пәнәче, татар гимназиясе, 3, 5 нче мәктәпләрдә башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International