Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләрне күзәтү хезмәтләре хезмәткәрләре өчен семинар узды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

12 декабрьдә «Чаллы шәһәренең гаиләгә ярдәм үзәге»ндә «Ятим балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләрен гамәлгә ашыру» темасына зона өйрәтү семинары узды.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны психологик-педагогик тәэмин итү белгечләрдән аерым әзерлек таләп итә торган актуаль мәсьәлә булып тора.

Семинарда Алабуга, Чистай, Түбән Кама балалар йортларының интернат учреждениеләрен тәмамлаучыларга һәм гаиләләргә ярдәм  хезмәтләре белгечләре, шулай ук “Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Минзәлә интернат-мәктәбе” ДБМУ белгечләре катнашты.

Белгечләрнең эш тәҗрибәләре белән үзара алмашу  һәм ятим балалар һәм аларны алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү оешмаларында кулланыла торган нәтиҗәле ярдәм  технологияләре белән уртаклашу мөмкинлеге бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International