«Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы дәвам итә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

2021 елның 15 мартына кадәр Россия Федерациясе субъектларында мәктәп укучылары арасында "Вакыт дәва түгел" Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы уза. Конкурс Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре белән берлектә уздырыла.

Анда катнашу өчен Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларының өч категориясе — 5-7, 8-9 сыйныф укучылары һәм урта гомуми белем алучы 18 яшьтән өлкәнрәк булмаган укучылар чакырыла. Конкурсның оештыру комитетын Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов җитәкли. Конкурс иншаларында катнашучыларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклап калу һәм мәңгеләштерү белән бәйле мәсьәләләрнең берсен карарга тәкъдим ителә. Әйтик:

— Россия Федерациясе субъекты, шәһәр яисә торак пункт тарихында Бөек  Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы;

—Бөек Ватан сугышына багышланган мемориал яисә музей төзү тарихы;

—Конкурста катнашучы гаилә тарихында Бөек Ватан сугышы;

—Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның яисә тыл хезмәткәрләренең биографияләре;

—Фронтовик язучылар һәм фронтовик шагыйрьләр иҗаты;

— Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән яисә аңа багышланган музыкаль әсәрләр, китаплар, документаль һәм нәфис фильмнар;

—Эзләнү отрядлары һәм волонтёр оешмалары эшчәнлеге һәм яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклау һәм мәңгеләштерү чараларында катнашуы.

Конкурсның федераль этабында (2021 елның 16 мартыннан 15 апреленә кадәр) Россия Федерациясенең һәр субъектыннан региональ этапта (укучыларның өч категориясеннән һәркайсында берәр) өч җиңүче катнаша. Федераль этапның иң күп балл җыйган өч финалисты абсолют җиңүче булачак. Конкурс йомгаклары буенча призёрлар һәм җиңүчеләрнең иншалар җыентыгы чыгарылачак. Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар бирелә. Конкурсның оештыру комитеты җиңүчеләрне бүләкләүнең өстәмә формаларын билгеләргә хокуклы. Конкурс турында тулырак мәгълүмат — рәсми сайтта.

Конкурс турында:

Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклау һәм мәңгеләштерү максатларында уздырыла. Конкурсның федераль операторы — Мәскәү педагогика дәүләт университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International