Әтнә районында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында чаралар узды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Әтнә районында укучылар өчен Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында төрле форматтагы чаралар үткәрелде.

Барлык белем бирү оешмаларында бу атна дәвамында «Татар теле – туган тел»темасы буенча дәресләр узачак. Шулай ук һәр мәктәптә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга һәм "Татар һәм рус халыкларының киемнәрендә милли орнаментлар»дигән темага китап күргәзмәләре оештырылды.

Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Минем өчен бу телдә кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка» дигән стенд әзерләнде»

Күбән урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Милләтемнең рухи бизәге»дигән интеллектуаль уен узды.

Күңгәр һәм Күшәр мәктәпләрендә «Муса Җәлил — бүген дә безнең арада» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Хәзер Әтнә районында "Муса безнең белән мәңге яшәр" дигән флешмоб игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International