Татарстанның яшь педагоглары һөнәри эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

12 февральдә ТР Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә «Хәзерге заман педагогының имиджы» темасына панельле дискуссия үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0»  юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Экспертлар сыйфатында дискуссиядә мәктәп укучылары белән «ЯКласс» онлайн-проектлар менеджеры Динә Комеко, «Бала-Сити» АКБОның башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Душутина, Бөтенроссия яшь педагоглар Президиумы әгъзасы, ТР Яшь педагоглар советы рәисе, Иннополис мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Кәримов, «Ресурс» шәһәр психологик-педагогик үзәге җитәкчесе Эльмира Мифтахова катнашты. Дискуссиянең модераторы —Казан шәһәренең 108 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Гайнетдинов.

Чакырылган педагоглар һәм катнашучылар хәзерге җәмгыять өчен актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар: укытучы булу һәм укытучы булып калу җиңелме; яшь укытучыга  укучылар арасында ничек абруй казанырга;  укытучының шәхси тормышына хокукы бармы?

Укытучылар һәм укучылар арасында әлеге дискуссия темасы буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре барысында да зур кызыксыну уятты.

Панель дискуссиянең язмасы, шулай ук спикерларның материаллары һәм сораштыру нәтиҗәләре https://vk.com/smp_rt  төркемендә һәм : https://t.me/uchitel_2 каналында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International