Иннополис университеты белем бирү процессына цифрлы технологияләрне кертү буенча укытуга төркемнәр җыя. Беренче агымга гаризалар югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укытучыларыннан 24 февральгә кадәр кабул ителә. Тыңлаучыларны икътисадның реаль секторын цифрлаштыру шартларында кирәкле компетенцияләргә өйрәтәчәкләр. Уку программасы "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында әзерләнгән, аңа икътисадның өстенлекле тармаклары исемлегенә туры килә торган 11 юнәлеш керә (РФ Президенты В.В. Путинның 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы "2024 елга кадәр чорга РФ үсешенең илкхләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указы нигезендә):
—сәламәтлек саклау
—мәгариф
—авыл хуҗалыгы
—төзелеш
—эшкәртү сәнәгате
—файдалы казылмалар чыгару сәнәгате
—шәһәр хуҗалыгы
—энергетика инфраструктурасы
— транспорт инфраструктурасы
—финанс хезмәтләре күрсәтү
—мәгълүмат технологияләре
"Беренче агым программалары уку йортлары укытучыларына юнәлдерелгән, алар үзләре өчен яңа юнәлештә белем ала алачак. Быел укулар шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ведомстволарның цифрлы трансформациясе җитәкчеләре узачак. Гражданнар өчен өстәмә белем бирү программасы гамәлгә ашырылачак, аның буенча дәүләт чыгымнарның 50%ын компенсацияли», — дип хәбәр итте Россия цифрлар министрлыгы башлыгы урынбасары Евгений Кисляков. Гамәли дәресләр барышында тыңлаучылар югары һәм урта һөнәри белем бирү программаларын анализлыйлар, шулай ук яңартылган эш программаларына цифрлы компетенцияләр кертү мөмкинлеге өчен дисциплиналар һәм төп һөнәри белем бирү программасына экспертиза алачаклар.
Мария Образцова, Иннополис Университетының өстәмә белем бирү институты директоры: «Квалификацияле кадрлар — цифрлы икътисадны үстерүдә илебезнең уңыш нигезе. Һәм кадрлар әзерләүдә без өстәмә белем бирү программаларына гына юнәлеш тотарга тиеш түгел, ә стратегиягә дә басым ясау мөһим. Төп игътибар югары һәм урта һөнәри белем бирү программаларына бирелергә тиеш. Эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын һәм цифрлы технологияләрне үстерүне исәпкә алырга кирәк, белем бирү эчтәлегенә һәм процессына яңа караш кирәк. Әмма студентларны укытучылар өйрәтә, димәк, нәкъ менә алар, беренче чиратта, өстенлекле тармаклар технологияләренә күмелергә һәм, студентларга белемнәрен тапшыру өчен, нәтиҗәле методик инструментларга ия булырга тиеш". Уку Иннополис Университетының мәгариф платформасында дистанцион технологияләр кулланып көндезге формада үтәчәк. Программа тәмамлангач, катнашучылар билгеләнгән тәртиптәге квалификация күтәрү турында таныклык алачак.
Уку дәвамлылыгы — 144 академик сәгать.
2021 елда 4 укыту агымы планлаштырыла:
1 агым: 25.02.2021 - 31.05.2021
2 агым: 01.04.2021 - 28.06.2021
3 агым: 15.05.2021 - 31.08.2021
4 агым: 16.08.2021 - 30.11.2021
Нечкәлекләре һәм теркәлүе: https://edu.innopolis.university/ooc / 8-800-200-58-23.