«Галимнәр – мәктәптә» проекты кысаларында КФУ лицейларында фәнни-популяр лекцияләр узды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы старт алу кысаларында Казан федераль университеты галимнәре фәнни-популяр лекцияләр белән лицейларда һәм мәктәпләрдә булдылар. «Галимнәр – мәктәптә» дигән чаралар Россия фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе, Россия ректорлар союзы белән берлектә NAUKA 0+фестиваленең оештыру комитеты ярдәмендә үткәрелә.

Дәресләрнең төп бурычы – кызыклы, аңлаешлы һәм үткен итеп үз идеяләреңне аудиториягә җиткерү. Шулай ук укучыларның галимнәргә сораулар бирү мөмкинлеге дә бар. Акциягә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Байкал арты һәм Ставрополь крайлары, Оренбург һәм Волгоград өлкәләре, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм башка бик күпләр кушылды инде.

Дәресләр Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда, IT-лицейда һәм Казан федераль университетының Алабуга институтының «Университет» мәктәбендә узды.

КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев сөйләвенчә, хәзерге вакытта КФУ мәктәпләрендә һәм лицейларында уза торган чараларга Россия ректорлар берлеге тарафыннан старт бирелгән. Башланып киткән Фән һәм технологияләр елы төрле чараларга бай булачак, шул исәптән, ул университет белән гомуми белем бирү мәктәпләре арасындагы хезмәттәшлеккә дә бәйле.

«Университетның зур миссиясе –  мәгърифәтчелек булуы аңлашыла, ниндидер мәгънәдә ул һөнәри юнәлеш бирүче дә. Күп очракта талантлы балалар фән белән фәнни өлкәдә уңышларга ирешкән кызыклы остазлары булганда кызыксыналар, – ди ышаныч белән Казан университеты проректоры. –  Ректор стипендиаты, төрле федераль конкурсларда җиңгән яшь галимнәр КФУ лицейларында, шулай ук Казанның башка партнерлык мәктәпләрендә лекцияләр үткәрү өчен мәктәпләргә килделәр».

КФУның IT-лицее директоры Илдар Мөхәммәтов укучыларга белемнәрен практикада куллану максаты бирәләр, дип өстәде:

«КФУ лицейларында фән актив үсә – бу безнең зур казаныш. Университет экосистемасы фәнни лабораторияләрдә эшләргә, галимнәрнең эксперт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирә. Безнең хыял – балалар үз карьераларын фәндә дәвам итсен, ачышлар ясасын, Нобель лауреатлары булсын, Казан федераль университетын данласын».

Лицейларда һәм мәктәпләрдә Казан университеты галимнәре фәннең матурлыгын күрсәттеләр, моны гадәти химия, физика һәм биология дәресләрендә эшләргә була. Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаветдинова лицей укучылары алдында «Бәхетле кешеләр шәһәре» темасына лекция белән чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында КФУның Физика институтының гомуми физика кафедрасы профессоры Александр Фишман, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Римма Сәгыйтова, Химия институтының химия белеме кафедрасы доценты Илнар Низамов, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының «Заманча геомәгълүмати һәм геофизик технологияләр» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре Ангелина Маркина, Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасының кече фәнни хезмәткәре Алмаз Зиннәтуллин һәм башкалар бар иде.

Галимнәрнең төп бурычы – үз идеяләрен аудиториягә кызыклы, аңлаешлы һәм ачык итеп җиткерү. Укучыларның шулай ук үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге дә бар.

«Минем төркемдә физиканы җентекләп өйрәнергә теләк белдергән балалар (Лобачевский исемендәге лицейның 10 нчы сыйныф укучылары) җыелды. Без кайвакыт мәктәп физика курсы кысаларыннан чыга торган катлаулы мәсьәләләрне чишәбез, аларны чишкәндә параллель рәвештә фән үсешенең заманча тенденцияләре, яңа ачышлар, медицина, биология һәм химиядә ничек кулланылулары турында да сөйлибез, – дип сөйләде А.Фишман. – Мондый чаралар балаларның киләчәк үсеше өчен этәргеч булыр дип өметләнәбез».

Шундый лекцияләрнең берсен Казан университеты укучылар өчен «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында оештырды.

Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытай белеме кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов укучыларны Кытай белеменең мавыктыргыч дөньясына алып керде. Ул балаларга Кытайны өйрәнүче  галим Никита Бичурин турында сөйләде:

«Бу – чын мәгънәсендә мәшһүр шәхес, гаҗәеп язмышка ия булган кеше кешене үрнәге, ул җәмгыятьнең иң түбән ноктасыннан үзенең искиткеч таланты һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында югарылыкка күтәрелгән».

Дмитрий Мартынов ассызыклаганча, аның күп хезмәтләре әлегә кадәр кулъязмаларда гына саклана һәм эшкәртүгә мохтаҗ.

«Гуманитар белемнең үзенчәлеге шунда ки,алар искерми, хәтта  ки киресенчә дә: зур кыйммәткә ия булуларын дәвам итәләр. Дөнья үзгәрә, алар булдырган чынбарлык инде үткәнгә үк китте һәм, димәк, безгә ул ышанычлы нигез булдырырга һәм шуның белән киләчәккә ышанычлы хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче уникаль капсула булыр», – дип билгеләп үтте ул.

Идарә, икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы өлкән укытучысы Андрей Воробьев стартаплар төзүнең заманча трендларын анализлады. Сүз уңаеннан, ул IT-лицей укучылары алдында беренче тапкыр чыгыш ясады.

«Стартаплар – укучылар өчен үз мөмкинлекләрен кайда тормышка ашырырга теләүләре турында уйланырга мөмкинлек. Мисаллар бик күп, үз-үзеңне бу яктан сынап карау мөмкинлеге бар. Минемчә, лицеистларның яхшы перспективалары бар», – дип саный ул.

Лицейлар белән бер үк вакытта КФУның Алабуга институтының «Университет» мәктәбендә дә гадәти булмаган лекцияләр узды.

Сүз уңаеннан, Smart («чирле, тешләк» мәгънәсендә) сүзе  ничек итеп яңа мәгънәгә – «акыллы, яхшы»га ия булды соң? Хикмәт монда бу сүзнең күпмәгънәлегендә түгел. КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский «Көчле ясалма интеллект артында нәрсә тора?» дип исемлләнгән лекциясендә сөйләп узды. Лектор билгеләп үткәнчә, бүген безне һәркайда озата барган заманча системаларның ничек барлыкка килүен белү мөһим.

КФУ Идарә, икьтисад һәм финанслар институтының икътисад теориясе һәм эконометрика кафедрасы доценты Елена Фазлыева өлкән сыйныф укучыларына үз бизнесың булдырганда һәм үстерүдә мотивациянең ничек мөһим икәнлеге, ни өчен мәктәптәге яхшы билгеләр ул әле уңышлы киләчәкне гарантияләмәве, уңыш формуласы нидән гыйбарәт булуы  турында сөйләде.

«Мәгарифтә һәм сәнәгатьтә VR һәм AR»ның ничек кулланылуын балаларга КФУ Чаллы институтының транспорт системалары сервисы кафедрасы мөдире Алексей Бойко аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International