Россия музейлары тиздән мәктәп укучылары өчен программаларны яңарта алачак, дип хәбәр итә ТАСС Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәтләренең уртак белдерүенә сылтама белән. "Россия Мәдәният министрлыгы Роспотребнадзор белән берлектә мәгърифәти-агарту программалары кысаларында мәктәп укучыларының оешкан төркемнәр белән музейларга йөрүен оештыру мәсьәләсе карала", — диелә белдерүдә. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова билгеләп үткәнчә, "агымдагы эпидемиологик вәзгыять музейларга балаларның оешкан төркемнәрен кертергә мөмкинлек бирә".
"Музей эшчәнлеге практикасы күрсәткәнчә, хәтта гамәлдәге чикләүләр кысаларында да, шул исәптән кирәкле социаль дистанцияне саклау өлешендә дә, музейлар балалар һәм яшьләр төркемнәре катнашында, аерым алганда, 25-30 кешелек сыйныфлар өчен имин чаралар уздыруны тәэмин итәргә сәләтле", — дип хәбәр итте Россия мәдәният министры Ольга Любимова.