Россия Президенты Владимир Путин ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның бюджет хисабына югары белем алуга чикләнмәгән вакытсыз хокукы турындагы законга кул куйды. Документ 17 февральдә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Канун бакалавриат программалары һәм белгечлек программалары буенча белем алуга аерым хокук турындагы норманың вакыты чикләнмәгән гамәлен кайбер категориядәге гражданнар өчен квота чикләрендә билгели. Болар – ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, хәрби хезмәт чорында алган хәрби имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлар.
Элегрәк бу аерым хокук "Мәгариф турында"гы закон нормасы белән каралган иде, аның гамәлдә булу вакыты агымдагы елның 1 гыйнварында бетә иде.
Документка аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, "күп кенә ятим балалар бүген әлеге ташламаның гамәлдә булу вакыты озайту һәм аны саклап калу мәсьәләсендә ачыклык булмау сәбәпле югары һөнәри белем программаларын үзләштерүне планлаштырмый да".