Видеоконференция режимында Лаеш районының 20 мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән шахмат зоналары ачу буенча эш алып барыла. Старт мәйданчыгы итеп 2 нче мәктәп сайланды, анда аны 29 гыйнварда урнаштырдылар да инде.
"Хөрмәтле Лаеш районы халкы, республиканың барлык мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру инициативасына тиз, оператив җавап бирүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Беръюлы 20 мәктәп ачылу Лаеш районына гына хас булды. Бүгенге башлангычыгыз бөтен Татарстан буйлап ишетеләчәк", - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова кереш чыгышында.
Район башлыгы Илдус Зарипов шахмат зонасы киләчәктә үз нәтиҗәләрен бирәчәк, иҗади һәм интеллектуаль сәләтләре булган җиңүчеләрне тәрбияләргә ярдәм итәчәк, дип өстәде.
«Бүген бездә зур бәйрәм. Без финишта да беренче булырга тиеш дип саныйбыз. Элек шахмат почмаклары бар иде, ә бүген без бер үк вакытта барлык мәктәпләрдә дә зоналарны эшләтеп җибәрәбез. Без районны мәсьләдә 100%ка колачлаячакбыз. Идея искиткеч. Бу бик яхшы программа, без балалар өчен бик шат. Балаларыбыз шахмат уйнасыннар, һәм бу аларга укуларында ярдәм итсен», — диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары, үз чиратында, районда мәктәп укучылары арасында приз фонды булган олимпиада оештырылачак, дип өстәде.
"Шахмат-борынгы уникаль уен, ул логиканы һәм фикерләү системасын үстерә. Барлык районнар да моңа кушылыр дип уйлыйм. Без бүген район олимпиадасы старт алу турында килештек», — дип сөйләде ул һәм чараның турыдан-туры да һәм читтән торып үткәреләчәген дә билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, уку йортларын шахмат зоналары белән тәэмин итү проекты агымдагы елның 29 гыйнварында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәптә старт алды.
Аның максаты – балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру, шулай ук кирәкле шартлар тудыру юлы белән аларның ялын оештыру.
Республикада барлык белем бирү учреждениеләрен дә шахмат комплектлары: өстәл, урындыклар, шахмат һәм махсус сәгатьләр белән тәэмин итү бурычы куелды. Республикада барлыгы 1321 мәктәп исәпләнә.
Моннан тыш, Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча булдырыла торган «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре шахмат зоналары белән тәэмин ителәчәк.