Казан федераль университетында 25 февральдән бушлай татар теле курслары башлана. Бүгенгә 900 теләүче язылырга өлгергән инде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
«Татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар 2011 елдан киң аудитория өчен уздырыла. 2020 елда эпидимик вәзгыятькә бәйле рәвештә алар уздырылмады. Быел курслар уңышлы узар дип өметләнәбез. Быел алар Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә оештырыла. Бу курсларны Казанда гына түгел, Чаллыда һәм Алабугада – КФУның Алабуга һәм Чаллы институтларында да үткәрергә мөмкинлек бирә. 2021 елда алар ике тапкыр узачак: беренче агым – язын, икенчесе сентябрь ахырында – октябрь башында башланачак», – дип билгеләп үтте КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Курсларга 900 кеше язылган инде: 600 тирәсе Казаннан, калганнары Чаллыдан һәм Алабугадан. Бу саннар 2019 ел статистикасыннан артып китә, бу исә курсларның халык арасында популярлыгы турында сөйли.
«Без тыңлаучыларны өч категориягә бүләргә планлаштырабыз: башлангыч дәрәҗә; бераз татар телен белүчеләр; татарча сөйләшә белүчеләр. Соңгы категория телне камилләштерү өчен килә. Аудитория төрлечә: болар студентлар да, хәтта ки пенсионерлар да. Күпчелек – эшләүчеләр», – дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзагитов.
Татар теле дәресләре 25 февральдән башлана. Нәкъ шул көнне 18.00 сәгатьтә оештыру җыелышы узачак. Укулар атнага ике тапкыр, кичке вакытта өчәр сәгать (якынча 18.00дән) дәвамында үткәреләчәк. Расписание теләүчеләрнең мөмкинлекләрен исәпкә алып төзеләчәк. Курслар озынлыгы - 72 сәгать. Укулар майның 20сенә кадәр узачак. Һәр төркемдә 15 кеше булачак.
«Укуларны КФУ укытучылары үткәрәчәк. Аларның барысының да гыйльми дәрәҗәләре бар. Һәр баскыч өчен тел карталары әзерләнгән, аларда курсның ахырына кадәр күпме лексик берәмлекләр, грамматик категорияләр белергә тиешлеге күрсәтелгән. Телгә өйрәтү вакытында без укытуның коммуникатив методына өстенлек бирәбез. Моннан тыш, лингвистикага да игътибар итәбез: тыңлаучыларны татар халык мәкальләре, әйтемнәре, фразеологизмнары, татар әдәбияты, музыкасы белән таныштырабыз. Бездә яхшы традиция бар – курсны тыңлаучылар укытучы белән бергә театрга бара ", – дип билгеләп үтә "Каюм Насыйри институты" фәнни-мәгариф үзәге директоры Әлфия Йосыпова.
Курсның ахырында тыңлаучылар тест тапшыралар һәм телдән сөйләм белән татар телендә чыгыш ясыйлар. КФУда әлеге курсларны тәмамлау турында сертификат барлык дәресләрдә булганнарга бирелә. Статистика буенча курска язылучыларның 90 проценты аларны тәмамлый һәм сертификатлар ала. 2011 елдан башлап әлегә кадәр тест бирә алмаган беркем дә булмаган.
Төрле елларда курсларга йөрүчеләр моны төрле сәбәпләр аркасында эшли. Кемдер көндәлек аралашу өчен телне камилләштерергә тели, кемдер – үз балаларын һәм оныкларын өйрәтү өчен. Төрле чит ил вәкилләре дә бар. Мәсәлән, Африка вәкилләре дә татар телен өйрәнгән. Моннан тыш, фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен татар телен өйрәнүчеләр дә булган.
Р. Җамалетдинов сүзләренчә, КФУ укытучылары шундый ук онлайн-курслар турында да уйлана. Россия төбәкләрендә Каюм Насыйри институтының белем бирү үзәкләре эшли. Мөгаен, онлайн-курслар аларның базаларында узар. Бүген шулай ук ТР Президенты химаясендә “Ана теле” онлайн-мәктәбе дә эшли, аның кысаларында бүген 26 мең кеше татар телен өйрәнә.
«Телне өйрәнү – ул хезмәт. Дәрес вакытында гына укысаң һәм дәреслек белән дәрескә генә барсаң, берни дә барып чыкмаячак. Үз теләкләреңне тормышка ашыру өчен, белемнәрне ныгытырга, татарча сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Әгәр камилләшүне көтсәк, өйрәнмәскә дә мөмкинсең. Телне өйрәнү өчен, татар телендә аралашу теләге, хезмәт һәм практикасы кирәк”, – дип ассызыклады А.Йосыпова.
Курсларга сылтама аша теркәлү узарга кирәк.