Алабуга институтында Татарстан һәм Удмуртиянең махсус урта уку йортлары җитәкчеләре булдылар

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты Алабуга институтында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен Ачык ишекләр көне узды.

КФУда югары белем алу мөмкинлекләре турында белү максатында Т.К. Борисов исемендәге Можга педагогика көллияте, Казан, Арча, Яр Чаллы, Минзәлә педагогика көллияте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга политехника көллияте, Алабуга медицина училищесы вәкилләре килгән иде. Февральдә Алабуга институтының Казан федераль университеты составына керүенә 10 ел тулды. Бу вакыт эчендә белем бирү программаларында да, матди-техник базаны көчәйтүдә дә зур үзгәрешләр булды.

Алабуга институты директоры Елена Мерзон кунакларны сәламләп, КФУның Россия һәм халыкара рейтингларда лидерлыгын билгеләп үтте, вузда педагогик кадрлар әзерләү модельләре турында сөйләде. Институтның аермалы сыйфатларының берсе дип ул булачак укытучыларны һәм белгечләрне практик яктан әзерләү өчен үзенең тулы кыйммәтле мәйданчыгына ия булуын атады: “Университет” гомуми белем бирү мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү үзәге К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты, “Буревестник” спорт-сәламәтләндерү лагере.

 Алабуга институтында, беренче курсны тәмамланганнан соң, белем бирү профилен аңлы рәвештә, мөстәкыйль сайлау аша студентларның шәхси белем бирү траекториясен формалаштыру тагын бер яңалык булачак.

"Бу уникаль проект, кыю, перспективалы тәҗрибә. Без үз һөнәре белән мавыккан, кызыклы яшь укытучыны әзерләп чыгарырга телибез. Һәм аның шәхси өстенлекләре безнең өчен бик мөһим ", - дип ассызыклады директор.

Аерым алганда, Е.Мерзон БДИ урынына эчке керү сынауларын тапшырырга туры киләчәк махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларны кабул итү мәсьәләсенә тукталды.

Төп бина буенча экскурсия барышында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре уку кабинетларының һәм лабораторияләрнең техник җиһазланышын бәяли алды. Психология һәм педагогика бүлеге бинасында кунаклар тренинглар өчен кабинетларда, сенсор бүлмәсендә булдылар, комлы терапия инструментларын һәм психодиагностика аппаратларын карадылар.

"Безне тәмамлап чыгучыларны очратсаң – алар бәхетле, күзләре яна, монда укып чыгуларыннан канәгать. Алабуга институтында белгечлек алган элекке студентларыбыз КФУ турында һәрвакыт яхшы фикердә. Без институт белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бу хезмәттәшлекнең дәвам итүенә шат ", – дип уртаклашты Т.К. Борисов исемендәге Можга педагогика көллияте директоры Григорий Владимиров.

К.А.Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты балалар белән өстәмә шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар белән таң калдырды: робототехника өчен конструкторлар, график планшетлар, 3D-принтер, виртуаль чынбарлык технологияләре. Маршрут "Университет" мәктәбендә тәмамланды.

«Мин институтның яхшы базасына сокланам – матди-техникяктан да, эчтәлеге ягыннан да искиткеч. Студентлар комплекслы белем ала, бу, һичшиксез, аларның һөнәри эшчәнлекләрендә чагылыш табачак. Безнең көллият студентлары югары белем алу белән кызыксыналар. Без Алабуга институтында аларның лаеклы белем алуына һәм һөнәри  үсешкә ирешәчәкләренә инандык», –  дип саный Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International