18-20 февральдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Тотрыклы энергетика һәм энергетик машина төзелеше – 2021: SUSE-2021» халыкара симпозиумы узачак.
Чара көндезге һәм онлайн-форматта узачак. Чара кысаларында чыгыш ясау өчен 288 гариза бирелгән, катнашучыларның гомуми саны – 800 дән артык. Вузларның 40ка якын вәкиле симпозиум эшендә көндезге формада катнашачак.
Катнашучылар арасында Россиянең 14 регионыннан, шулай ук Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Италия, Болгария һ. б. илләрдән вәкилләр бар.
Докладчылар энергетика өлкәсендә фәнни һәм гамәли тикшеренүләрне тәкъдим итәчәк һәм халыкара хезмәттәшлек перспективаларын билгеләячәкләр. Симпозиум водород һәм яңартмалы энергетика, энергиягә чыдамлык һәм энергомашина төзелеше буенча гамәли карарлар эшләү өчен икътисадның энергетика секторы алдында торган төп чакырулар буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак.
Симпозиум кысаларында Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия кысаларында һөнәри югары техник белем бирү өлкәсендә нәтиҗәле платформа булдыру өчен ике илнең техник университетларын берләштерүче иҗтимагый оешма – Россия һәм Казахстан техник белем бирү консорциумының беренче утырышын уздыру планлаштырыла. Консорциум эшенең координаторы – КДЭУ.
ММЧ аккредитацияләү:
+7 927 405-45-36 телефоны буенча
яки электрон почта аша: media@kgeu.ru
Чараның урыны һәм үткәрү вакыты: 18 февраль 2021 ел, 09:00
420066, Казан шәһәре, Красносельская ур., 51, КДЭУның «Д» корпусы («Кәҗә бистәсе»метро станциясеннән иң ерактагысы).
Чараның төп оештыручылары:
- Россиянең беренче президенты Б. Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты;
- Казан дәүләт энергетика университеты;
- Мәскәү энергетика институты ;
- Л. Н. Гумилева исемендәге Евразия милли университеты;
- Алмата энергетика һәм элемтә университеты;
- СафиУтебаев исемендәге Атырау нефть һәм газ университеты;
- И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты;
- Ульяновск дәүләт техник университеты;
- Иркутск милли тикшеренү техник университеты;
- Гагарин Ю. А. исемендәге Саратов дәүләт техник университеты;
- Уфа дәүләт авиация техник университеты;
- "ВТИ" ААҖ ;
- "НПО ЦКТИ" ААҖ;
- "Торайгыров университеты" ААҖ;
- "Турбокон НПП" ЯАҖ» ;
Симпозиум программасы белән монда танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/0aaojy87_HT9ww