Мәктәп укучыларының сәнгать буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда узачак

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 8-11 сыйныф укучылары өчен сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.

Олимпиадада Татарстанның 23 муниципаль берәмлегеннән 139 укучы катнашты.

Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясеннән Алия Шәрифуллина 8 нче сыйныф укучылары өчен сәнгать буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. Түбән Кама, Актаныш районнарыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 12 укучы призер булды.

Сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан, Чаллы, Актаныш, Бөгелмә, Лениногорск, Саба районнарыннан 17 укучы җиңүче булды.

9 муниципаль районнан (Актаныш, Арча, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Сарман,) 39 укучы, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 39 укучы олимпиада призерлары булды.

Мәртәбәле жюри составына Казан дәүләт мәдәният институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре Вахитов районының М.А. Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе  һәм Н. Җийанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучы-поофессорлар составы хезмәткәрләре керде.

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!

Татарстан командасына 21-27 апрельдә Казанда узачак сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International