Ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары 2021» VII Бөтенроссия әдәби конкурсы башланды.
Әдәби бәйгедә катнашучылар иң яхшы әдәби хикәя, очерк, шигырь, рәсем, фотография, эпик, тарихи һәм хәрби-патриотик эчтәлекле җыр тексты номинацияләрендә җиңү өчен көрәшәчәк.
Конкурсның максаты – совет солдатларының күрсәткән батырлыгы һәм Ватан чикләрен саклаган Россия сугышчыларының, шулай ук локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан хәрбиләрнең батырлыгы турында истәлекне саклап калу һәм мәңгеләштерү.
Конкурс үсеп килүче буынга патриотизм һәм герой-сугышчыларның батырлыклары өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән.
Конкурсны оештыручылар – Россия Язучылар берлеге, РФ Саклану министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, «Сер түгел»нәшрият йорты.