Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды.

Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үсеше үзәген һәм спорт автомобильләренең проект-җитештерү лабораторияләрен, механик эшкәртү, композицион материалларны карады. Моннан тыш, югары уку йорты ректораты вәкилләре Рөстәм Миңнехановны «Сәнәгать дизайны» фәнни-техник үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар.

 Шулай ук Рөстәм Миңнеханов университет ректоры Владимир Миклушевский белән очрашты, анда фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Мәскәү политехында Татарстан Республикасыннан 100дән артык кеше укый.

Мәскәү политехника университеты Татарстан белән берничә юнәлеш буенча тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу шул исәптән КАМАЗ, Казан вертолет заводы һ.б. кебек эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук Иннополис университеты белән багланышлар да. Волонтерлар хәрәкәте кысаларында Мәскәү политехы «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АНО белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International