Татарстанда региональ белем бирү сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып полилингваль белем бирү комплексларын төзү тора. Татар, рус һәм инглиз телләрендә предметларны өйрәнүне күздә тоткан «Адымнар» проекты идеологиясен республиканың барлык мәгариф оешмаларына таратырга телиләр.
Бу хакта “Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятны укытуда заманча белем бирү траекторияләре” дигән түгәрәк өстәл утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
«Министрлык этномәдәни мәгарифне үстерү буенча норматив-хокукый базаны камилләштерү өчен федераль үзәк белән конструктив хезмәттәшлек алып бара», - дип сөйләде Әхмәтҗанова.
«Адымнар» беренче полилингваль комплексы быел эшли башлады. Махсус әлеге проект өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төп фәннәр буенча дәреслекләр "Мәгариф" нәшрияты белән берлектә инглиз теленә, ә Татарстан китап нәшрияты белән бергә – татар теленә тәрҗемә ителгән. Сүз математика, география, биология, тарих һәм башка дисциплиналар буенча басмалар турында бара.